news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сергей Лавровка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында берничә очрашу уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Лавровка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды
https://tatarstan.ru/

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды, башка актуаль темалар да кузгатылды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сергей Лавровка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

«Дуслык» ордены белән шулай ук Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100