news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сергей Абрамов белән Т-500 проекты турында фикер алышты

Проектның алга таба үсеше Иннополис фән шәһәрчеге базасында планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Абрамов белән Т-500 проекты турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Ростех» дәүләт корпорациясенең « Вооружение» кластеры директоры Сергей Абрамов Т-500 проекты турында фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Абрамов Татарстан Президентына Т-500 проектының агымдагы статусы турында мәгълүмат бирде. Әйтик, хәзерге вакытта 10 махсуслаштырылган һава судносыннан беренче серияле партия «РусАвиа» авиакомпаниясе (Башкортстан Республикасы) лидер эксплуатантына тапшыруга әзерләнә.

Проектның алга таба үсеше Иннополис фән шәһәрчеге базасында планлаштырыла, анда композит материаллар кулланып, яңа төр самолетларны эшләү һәм серияләп җитештерү өлкәсендәге компетенцияләр тупланачак. Шулай ук пилотсыз авиация һәм башка перспективалы аэрокосмик юнәлешләр өлкәсендәге карарлар гамәлгә ашырылачак.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Дегинавис» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров, А.Г.Ромашин исемендәге «Технология» технопаркы генераль директоры Андрей Силкин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot