news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сербия делегациясе белән автомобиль төзелеше турында фикер алышачак

Сербия делегациясе Татарстанга Хөкүмәтара Россия-Сербия комитетында катнашу өчен килә.

Рөстәм Миңнеханов Сербия делегациясе белән автомобиль төзелеше турында фикер алышачак
архив Михаил Захаров

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сербия делегациясе белән Сербиягә «КАМАЗ» автомобильләре һәм вертолетлар җибәрүне киңәйтү мөмкинлеге турында фикер алышачак. Сербия делегациясе Россия-Сербия хөкүмәтара комитеты утырышында катнашу өчен иртәгә Казанга килә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сәфәр кысаларында КАМАЗда булу ихтималы бар, әлегә бу хакта сөйләшүләр бара. Хезмәттәшлекне ныгытуда бер юнәлеш буларак, ул безнең автомобильләрне Сербиягә озату. Вертолет заводы узган ел өч вертолет эшләде, хәзер дә бу санны арттыру турында сүз барачак», — диде Галимова.

Ул шулай ук яклар хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр — автомобиль төзелеше, нефть химиясе, автокомпонентлар җитештерү, IT өлкәсе, медицина, фармацевтика һәм башкалар турында фикер алышачак, дип өстәде.

Галимова сүзләренчә, Сербия делегациясе составына Сербия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Сербиянең инновацияләр һәм технологик үсеше өчен җавап бирүче министр, Сербиянең Россиядәге илчесе, Сербиянең авыл хуҗалыгы, урман һәм су хуҗалыгы министры урынбасары, чит ил эшләре министрлыгы аппараты җитәкчесе һәм башкалар кергән.

Соңгы 6 елда Татарстан һәм Сербиянең тышкы сәүдә әйләнеше 101,5 млн доллар тәшкил итте, шулардан 94 млн экспортка, 7,4 млн доллар импортка туры килә.

«Сербия компанияләре белән КАМАЗ, Вертолет заводы, шулай ук „Казаноргсинтез“, „Түбән Кама нефтехимиясе“ һәм „Татнефть“ линиясе буенча предприятиеләр хезмәттәшлек итә. КАМАЗ буенча кыска гына әйткәндә, 2010 елдан 2 млн АКШ долларыннан артык суммага 50дән артык автомобиль запас частьләре куелган, бу потенциалның ачылып бетмәве турында сөйли», — дип искәртте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100