news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Үсеп килүче буынны тәрбияләү проблемасы актуальләшә

Президент "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына багышланган республика август киңәшмәсендә катнаша.

Рөстәм Миңнеханов: Үсеп килүче буынны тәрбияләү проблемасы актуальләшә
tatarstan.ru

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Иҗтимагый үсешнең катлаулы процесслары шартларында үсеп килүче буын тәрбиясе актуаль була бара.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

"Тәрбия - белем бирү оешмаларының мөһим бурычы. Без теманы да шулай билгеләдек. Быел "Казан Экспо" мәйданында уздырырга уйладык. Биредә 45 нче чемпионат узачак. Иң яхшы дөнья стандартлары, методика, технологияләр бик мөһим. Без яшьләргә заманча хезмәт базарында конкурентлы булу мөмкинлекләрен арттырабыз", - ди Татарстан Президенты.

"Гомуми белем сыйфаты буенча Россияне дөньяның алдынгы ун иле исемлегенә керү бурычы тора. Бу бездән җитди чаралар таләп итә. Татарстан мәгариф ситемасына зур игътибар бирә. Соңгы биш елда белем бирү инфраструктурасын камилләштерү эше башкарылды. 16 мең укучыга 33 мәктәп, 22 мең урынга 150 балалар бакчасы ачылды, 711 мәгариф учреждениесе капиталь төзекләндерелгән", - диде ул.

Аның сүзләренчә, ел азагына кадәр 6 мең урынга биш мәктәп, өч янкорма, 28 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Кадрлар әзерләү буенча 37 ресурс үзәге булдырылганын, 2020 елга аларның саны 40 тан артачак. Президент махсуслаштырылган лицей-интернатлар челтәре уңышлы үсеш алганын билгеләп узды.

"Биш ел эчендә мәгариф тармагына консолидацияләнгән бюджеттан акча 100 млрд сумнан артты. Республика педагогик кадрлар белән горурлана ала. Без инновацион үсеш рейтингында лидерлар сафында. Бу безнең фән өлкәсендәге казанышларны күрсәтә", - диде Миңнеханов.

  • Бу минутларда доклад белән ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясый. Киңәшмәнең пленар утырышына кадәр Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл алган укучылар Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән фотога төште.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100