Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов үсемлекчелек тармагында уңышка ирешү өчен яңа бурычлар билгеләде
Президент ашлама кертүгә, җирне вакытында һәм кирәк күләмдә эшкәртүгә, басуларны корылыктан саклауга игътибарлы булырга кушты.
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел 4, 5 млн тонна ашлык, 2,5 млн тонна шикәр чөгендере уңышы алырга тиешбез. Якын киләчәктә шикәр чөгендере 3 млн тоннага җиткерелергә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында үсемлекчелек тармагы буенча әнә шундый бурыч куйды.
“Климат үзгәрә, без бу авырлыкларны кабул итеп, структур рәвештә бу юнәлештә чараларын күрергә тиешбез. Кукурузаны бөртеккә үстерүгә күбрәк игътибар кирәк”, - дип Президент 2016 елда 350 мең тонна кукуруза ашлыгы җитештерелгәнен искәртте, әмма 1 млн тоннага кадәр дә җиткереп була, дип саный.
Кырларны саклау өчен урман полосаларына игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. “Кызганычка каршы, корылык басуларны саклау полосаларына нык тәэсир итте”, - ди Рөстәм Миңнеханов. “Без фәнни казанышларга таяну никадәр мөһим булуын күрдек”, - дип ул үзебезнең институтларны да бу мәсьәләләргә максималь төстә җәлеп итәргә кирәклекне билгеләп үтте.
Президент җирне эшкәртүгә, үсемлекләрне саклау чараларын, ашаламалар куллануга игътибарлы булырга кушты. “Вакытында яки кирәк күләмдә эшкәртмәү аркасында ярты миллион тоннага кадәр ашлык югалтуга китерергә мөмкин”, - дип кисәтте ул.
Рөстәм Миңнеханов минераль ашламалар кертү әһәмиятле мәсьәлә булуын ассызыклады. “Әгәр без бюджет аркылы килә торган ашламаны гына көтеп утырсак, бу җитмәячәк. Ул вакытта инде ниндидер позитив нәтиҗәләр көтү урынсыз”, - диде ул һәм базис планкасы 1 гектар җиргә 65 кг матдә тәшкил итүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз