news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Сбербанк-Технологии” генераль директоры Алиса Мельникова белән очрашты

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Алиса Мельникова Иннополиста ачылачак “Сбербанк-Технологии” офисына карата сорауларны тикшерде.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сбербанк-Технологии” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алиса Мельникова белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Иннополиста узды. Шулай ук чарада Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, "Иннополис" махсус икътисади зонасы" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Игорь Носов һәм Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгать Абдуллин катнашты.

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Алиса Мельникова Иннополиста ачылачак “Сбербанк-Технологии” офисын ачу белән бәйле мәсьәләләр хакында сөйләште. Компаниянең генераль директоры эш урыннарын җайлау, үзәк хезмәткәрләренең торак мәсьәләсен хәл итү һәм кайбер оештыру мометлары турында сөйләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot