news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Сайлаулар нәтиҗәләрен республикадагы тулаем хакимият системасына бәя буларак карыйм"

ТР Президенты сайлау алды кампаниясе барышындагы яңгыраган тәкъдимнәргә һәм искәрмәләргә анализ ясарга кирәк, дип саный

 (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Сайлау алды кампаниясе барышындагы яңгыраган тәкъдимнәргә һәм искәрмәләргә системалы анализ ясарга һәм аларны чынга ашыру буенча чаралар уйларга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә белдерде.

"Сайлаулар нәтиҗәләрен республикадагы тулаем хакимият системасына бәя һәм башланган үзгәртеп коруларны дәвам итүгә теләк буларак карыйм", - дип белдерде ул һәм барлык татарстанлыларга ышаныч баглавы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Искәртеп үтәбез: ТР Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын туры трансляциядә "Татар-информ" МА сайтыннан карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100