news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов сайлау нәтиҗәләре турында: "Без үз вәгъдәләребезне тулысынча үтәргә тиеш һәм үтәячәкбез дә"

Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауның беренчел нәтиҗәләрен шәрехләп үтте

 (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ, Аяз Исмәгыйлев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләп үтте. 

Республика башлыгы фикеренчә, сайлауларга әзерлек барышында һәм аны үткәргән вакытта бик күп һәм җаваплы эш башкарылган, сайлаулар югары дәрәҗәдә узган. Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга активлык күрсәткән, ә ТР Үзәк сайлау комиссиясенә башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты фикеренчә, сайлау участокларына килүчеләр саны күп булу ТР Дәүләт Советына ышанычның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Тиздән ул яңа составта эшкә керешәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, Дәүләт Советына алдагы сайлаулар белән чагыштырганда, республика парламентына узарга көрәшүче партияләр саны ике тапкыр арткан. Бер мандатлы округларда да көндәшлек җитди булган. Барлык партияләр дә актив эшләде, дип саный ТР Президенты.  

Активы республика хакимиятенең кадрлар нигезен тәшкил итүче "Бердәм Россия" партиясе өчен сайлаулар нәтиҗәсе турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов: "Бердәм Россия" партиясе актив сайлау кампаниясе үткәрде. Ул сайлауларга 5 ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәсе һәм алдагы 5 елга төгәл программа белән килде. Һәр партия үз мәнфәгатьләрен яклады, тик алар шул ук вакытта республика икътисады, инфраструктура үсешен билгеләп үтте, үз тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен җиткерде. Сәяси партияләр әйткән барлык тәкъдим һәм кисәтүләр, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе биргән вәгъдәләр республиканы үстерүнең программалы планында исәпкә алыначак. Без үзебезнең барлык вәгъдәләрне тулысынча үтәргә тиеш һәм үтиячәкбез дә. Президент, сайланган парламент, республика Хөкүмәте, муниципалитетлар һәм әлбәттә, республиканы, димәк, бөтен илне үстерүне максат итеп куйган бизнес - без барыбыз да республика үсеше өчен актив хезмәт итәчәкбез. Без федераль үзәк һәм шәхсән РФ Президентына барлык проектларга булышкан өчен рәхмәт җиткерәбез. Хакимиятнең төп бурычы - гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, республикада тотрыклылык һәм тынычлык тәэмин итү. Бу мәсьәләләр безнең эштә иң мөһиме булачак", - дип билгеләп үтте.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100