news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов савым күләмен киметкән районнарга шелтә белдерде

Президент урыннарда халык белән эшләргә кирәклекне әйтте.

Рөстәм Миңнеханов савым күләмен киметкән районнарга шелтә белдерде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов савым күләмнәрен киметкән районнарны тәнкыйть утына тотты. Шелтә сүзләре бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтелде.

Президент савым күрсәткечләренең Минзәлә, Кама Тамагы, Тукай, Арча районнарында кимегәнен билгеләп узды. "Кешеләр сезне күрергә тиеш. Берничә тапкыр шулай бастырсалар, бераз фикерләрегез үзгәрер иде, бераз фермаларга юл тотыр идегез", - дип Рөстәм Миңнеханов аларны торып басарга да мәҗбүр итте.

Президент 10 ел элек 100 хуҗалыкка 54 сыер туры килгәнен, ә хәзер 21 сыер гына тәшкил иткәнен билгедәп узды. "Гәрчә шәхси хуҗалыклар буенча зур эш башкарыла, ярдәм чарасын да табарга тырышабыз. Зональ киңәшмәләр үткәрәбез. Бу урыннарда башкарылырга тиешле эш", - диде. Рөстәм Миңнеханов Алабугада 100 хуҗалыкка 5 сыер. Бөгелмәдә, Әлмәттә 6 шар сыер булуын әйтте. "Сезгә халык белән эшләргә нәрсә комачаулый соң? Бу алар өчен керем дә, балаларына тәрбия дә булыр иде" - дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot