news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Саратовта күчмә киңәшмәдә катнашты

Очрашуда яшьләр арасында деструктив карашлар, агымнар таралу профилактикасы, наркотик, психотроп матдәләр таралуга каршы чаралар турында сөйләштеләр.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саратовта эшлекле сәфәрдә булды. Ул анда Россия Куркынычсызлык советы сәркатибе һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә киңәшмәсендә катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Саратовта уртак киңәшмәне Россия Куркынычсызлык советы сәркатибе Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырды.

Чара кысаларында, Идел буе федераль округы төбәк башлыклары, илнең федераль министрлык һәм ведомство вәкилләре белән берлектә, укучы яшьләр арасында деструктив карашлар һәм агымнар таралу профилактикасы буенча, шулай ук законсыз рәвештә наркотик, психотроп матдәләр таралуга каршы чаралар турында фикер алыштылар.

Россия Куркынычсызлык советы сәркатибе Николай Патрушев яшьләрне тәрбияләүдә гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый нәтиҗәлелекне күтәрү турында сөйләде.

Михаил Бабич игьтибарны антинаркотик эшчәнлек проблемаларына туплады. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле сүзләренчә, округ төбәкләрендә наркотик вазгыятьне сәламәтләндерү буенча комплекслы чаралар тормышка ашырыла. Әлеге проблемага дәүләт, хокук саклау һәм контрольдә тотучы ведомство органнары ягыннан аерым игътибар бирелә.

Киңәшмә кысаларныда федераль министрлык һәм ведомство вәкилләре, көч структуралары, төбәк башлыклары, Россия Куркынычсызлык советы әгъзалары чыгышлары булды. Күрсәтелгән проблема һәм мәсьәләләрне чишүдә тәкъдимнәр әйтелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, конструктив тәкъдимнәр проектка кертелеп, Россия Федерациясе Президентына җиткереләчәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot