Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләрнең гади халыкка да йогынтысы булу — гаделсезлек
«Монда гади кешеләрнең нинди катнашы бар?» — диде Президент.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Көнбатыш илләренең Россиягә каршы керткән санкцияләрнең гади халыкка йогынтысы булуы — гаделсезлек.
«Көнбатышның Россиягә каршы санкцияләре гади гражданнарга кагыла. Ничек инде гади кешеләрнең банк карталарын системадан аерып була? Минем яки берәр түрәнең картасын сүндерегез. Россия авиакомпанияләре очышларын билгеле бер кешеләр өчен генә ябыгыз. Монда гади кешеләрнең нинди катнашы бар?» — диде ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.
Рөстәм Миңнеханов алга таба барысы да нормаль булачагына ышанычын белдерде. «Ерып чыгарбыз», — диде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз