Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләр – безнең ихтыярны тышкы диктатка буйсындыру омтылышы ул
ТР Президенты 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Соңгы вакытта без шуны ачык аңлыйбыз: Россиягә карата кертелгән санкцияләр һәм аңа басым ясау – шантаж, безнең ихтыярны тышкы диктатка буйсындыру омтылышы ул. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.
«Узып баручы ел республика өчен тулаем алганда уңышлы булды. Республиканың алгарышлы үсеше тәэмин ителде һәм яшәү сыйфатын алга таба үстерү буенча зур эшләр башкарылды. Без туган Татарстаныбызны яратабыз һәм Ватаныбыз белән горурланабыз. Россия лидеры Владимир Путин тоткан курс илнең куәтен ныгытуга юнәлдерелгән», - диде ТР Президенты.
- Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән ТР Дәүләт Советының 40нчы утырышында мөрәҗәгать итә. Утырыш Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залы бинасында оештырылды. Аны парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Депутатлардан тыш, утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, федераль хакимият вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре – барлыгы 600гә якын кеше катнаша. Утырыш телевидениедән һәм ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан турыдан-туры трансляцияләнә. Президент Юлламасын тыңлагач, бүген Дәүләт Советының 41нче утырышы да узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз