news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Санкт-Петербург халыкара тауар-чимал биржасы” президенты белән очрашты

Сүз төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү, тәҗрибә уртаклашу турында барды

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татартсан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Санкт-Петербург халыкара тауар-чимал биржасы” ЯАҖ президенты Сергей Маслов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Сүз төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү, тәҗрибә уртаклашу турында барды.
Очрашуда Санкт-Петербург халыкара тауар-чимал биржасы вице-президенты Владимир Чарчиян, ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, “Татарстан Республикасы Дәүләт заказы буенча агентлык” ДУП генераль директоры Яков Геллер, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һ.б. катнашты.
Очрашу тәмамлангач, Сергей Маслов белән Владимир Чарчиян "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Утырышны предприятиенең Директорлар советы рәисе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot