news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сандецкий утарын төзекләндерүне тизләтергә кушты

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее төп бинасының түбәсе алыштырылган инде.

Рөстәм Миңнеханов Сандецкий утарын төзекләндерүне тизләтергә кушты
president.tatarstan.ru

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сандецкий утарын – Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасын ремонтлауны тизләтүне йөкләгән. “Бу – республика байлыгы”, – дип җиткергән Татарстан Президенты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасы Рөстәм Миңнеханов тарихи Казан үзәгендә танышып чыккан төзекләндерелүче объектларның беренчесе булды. Хәзер К.Маркс урамындагы 64 нче йортта урнашкан федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объектында төзекләндерү-реставрация эшләре алып барыла. Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее төп бинасының түбәсе алыштырылган инде.

Алга таба инженер коммуникацияләрен алыштыру, бинаны саклау-янгын сигнализациясе һәм температура-дым режимы системасын булдырасы бар.

Татарстан Президенты бинаны караганнан соң, катгый график булдырырга һәм шуның нигезендә эшләргә кирәклеген искәртте. Моннан тыш, ул бина озак еллар яхшы торышта булсын өчен, эшләрне сыйфатлы итеп башкарырга кирәклеген дә җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100