news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода MasterCard компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Республика башлыгы “Иннополис” эшчәнлеге кысаларында да алга таба хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ») 11 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода MasterCardның тиз үсүче Европа базарлары төбәге президенты Белла Ставчански белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
 
11 ноябрьдә Татарстан Президентының АКШка өч көнлек эшлекле сәфәре тәмамланды.  MasterCard вәкиле белән очрашу ел саен оештырыла торган Америка – Россия эшлекле советы конференцияcе мәйданында узды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Ак Барс” Банкы идарә рәисе Зөфәр Гәрәев катнашты.
 
Рөстәм Миңнеханов Белла Ставчанскины сәламләп, республикада MasterCard белән берлектә 2016 елның 13 октябрендә Яшел Үзән шәһәрендә тормышка ашырылган “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проектының уңышлы гына старт алуы турында сөйләде.
 
Татарстан Президенты MasterCard компаниясе белән хезмәттәшлекне уңай бәяләде, һәм Татарстанда “Мир” түләү системасын җәелдерүгә ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Әлеге платформа “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проектында да файдаланылачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” махсус икътисади зонасы кысаларында да алга таба хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.
 
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина MasterCard компаниясен 2017 елның маенда узачак Kazansummit форумы хезмәттәше булырга чакырды. 
 
Белла Ставчански, үз чиратында Татарстан белән яңа проектларда, аерым алганда, цифрлы технологияләр өлкәсендә (digital technology) хезмәттәшлекне арттырырга теләк белдерде.
 
Белешмә: MasterCard компаниясе заманча түләү технологияләре өлкәсендә төбәк хакимият органнары белән актив хезмәттәшлек алып бара. 2015 елның октябрендә Татарстан белән килешү төзелгән иде. Аның нигезендә “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” өчен бердәм түләү-идентификация мөмкинлеге өстендә эш алып барыла.
 
“Мәктәп картасы” проекты Татарстанда инде 3 ел 108 мәктәптә тормышка ашырыла (Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Кама). Әлеге проект кысаларында 1-5 сыйныф укучыларына 2 PayPass картасы белән беләзекләр таратылган. 6-11 сыйныфларга PayPass контакттыз карталар комплекты тапшырылган (картаның берсе әти-әни өчен, икенчесе – укучыга, алар икесе банктагы бер счетка бәйләнгән). Әлеге карта белән укучылар мәктәп ашханәсендә түли, мәктәп эченә контроль системасы аша үтеп керә, транспортта йөргәндә түли, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә теркәлә, сәүдә челтәрләрендә тауар һәм хезмәтләр өчен түли ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100