news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Samsung җитәкчелегенә рәхмәт белдерде

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның августында узачак.

Рөстәм Миңнеханов Samsung җитәкчелегенә рәхмәт белдерде
tatarstan.ru

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International һәм Samsung Electronics җитәкчелеге белән очрашу уздырды, аларга Казанда WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлеккә игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты шулай ук Көньяк Корея компаниясенең Россия җыелма командасы әгъзаларын укытуда ролен билгеләп үтте.

«Без Samsung Skills уку үзәгендә Россия җыелма командасы вәкилләрен дөнья чемпионатына әзерләү алып барылуына рәхмәтле. Безнең белгечләр анда белем алу мөмкинлегенә ия булды. Бу компетенцияне шактый яхшыртырга һәм һөнәри әзерлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов. «Без Сезнең компаниянең Казанда WorldSkills чемпионатының генераль партнеры булуына шат», - дип өстәде ул.

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында WorldSkills Intrernational һәм Samsung Electronics компаниясе арасында хезмәттәшлек турында партнерлык килешүе имзаланды. Документка WorldSkills президенты Саймон Бартли һәм Samsung Electronics Глобаль технологик үзәге башлыгы, Samsung Skills бүлекчәсе генераль секретаре Донг Сеоб Джанг имза салды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot