news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Самарада Владимир Путин уздыра торган утырышта катнашачак

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты рәислегендәге Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов Самарада Владимир Путин уздыра торган утырышта катнашачак
prav.tatarstan.ru

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Самарада Владимир Путин уздыра торган утырышта катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Самарада Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышы була. Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узачак.

Утырышта Стратегик инициативалар агентлыгының алты елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга планлаштырылган яңа инициативаларны презентацияләү көтелә.

Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Җыены Юлламасында игълан иткән киңкүләмле программасы Россия яшьләренә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot