news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Самарада Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе комитетлары утырышын уздырды

Ул Самарага бер көнлек эш сәфәре белән килде

 (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Рөстәм Миңнеханов Самарада Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИРА ) комитетлары утырышын уздырды. Ул шәһәргә бер көнлек эш сәфәре белән килде. 

VIII Самара төбәкара икътисади форумы кысаларында узган утырыш эшендә шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков, Новосибирск губернаторының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Анатолий Соболев, вице-губернатор вазыйфаларын башкаручы – Самара өлкәсе Хөкүмәте рәисе Александр Нефедов һәм башкалар катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәзерге дөнья икътисадындагы һәм геополитик өлкәдәге күренешеләр вакытында кластерларны үстерү темасы актуаль, дип билгеләп узды. "Капитал базарына керү чикләнгән шартларда эчке резервларны һәм үсеш чыганакларын табарга кирәк”, - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзерге шартларда кластерлы инициативаларга ярдәм итү социаль-икътисади үсешнең төп алымы булырга мөмкин, бу инновацияле производстволарны булдырырга һәм үстерергә, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерергә ярдәм итәчәк. Бу Россия сәнәгате өчен алдынгы, стратегик яктан әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны тәэмин итеп, югары җитештерүчәнлекле эш урыннарын булдыруны мөмкин итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә системалы адымнар, төбәк кластерлар үсеше проектларына өстәмә ярдәм итү ысуллары табарга кирәклеген ассызыклады.

Шулай ук ТР Президенты Россия Федерациясе Президенты Администрациясенә һәм РФ Хөкүмәтенә кластерларны үстерүдә булышканнары өчен рәхмәт белдерде. "Былтыр күрсәтелгән ярдәм Россия сәнәгатенең көндәшлеккә  сәләтлеген үстерүдә зур әһәмияткә ия булган инновацияле  проектларны гамәлгә ашыру мөмкин булды”, - дие ул бу уңайдан.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, агымдагы елда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – билгеләнгән икътисади үсеш темпларына ярдәм итү һәм безнең төбәкләр үсешен яңа траекториягә чыгару.

Төп проблемалар арасында Татарстан Президенты квалификацияле кадрлар һәм инфраструктура җитмәвен атады. "Транспорт, энергетика, инфраструктура кластерларының комплекслы, алдынгы үсешен тәэмин итү зарур, - диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук төбәк бюджетларының чикләнгән булуы сәбәпле, федераль үзәк ярдәме кирәк. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, инновацияле инфраструктура булдыру өлкәсендә, шул исәптән инжиниринг үзәкләрен булдыруда да, кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә мондый ярдәм күрсәтелә. Шулай ук социаль инфраструктура – мәктәпләр, балалар бакчаларын – арттыру-үстерү мәсьәләсе дә хәл ителә.

"Кластерлар инфраструктурасының тигез үсешен тәэмин итү өчен, без гамәлгә ашырылучы һәм эшләнә торган дәүләт программалары кысаларында тиешле кластерлы проектларны алдынгы урынга чыгаруны тәкъдим итәбез”, - дип ассызыклады Президент.

Статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев чыгышында территориаль инновацияле кластерларга булышу программасының дәвам итүе һәм төбәкара кластерлар реестрын формалаштыру турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Вьетнам һәм Сингапур тәҗрибәсе турында сөйләде, анда бер зур проект та дәүләт ярдәменнән башка гамәлгә ашырылмый, дип билгеләп үтте.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Ассоциация Дәүләт Думасында үз ихтыяҗларын яклауда мөмкинлекләрен җитәрлек кулланмый, шуңа да ул  бу юнәлештә эшне көчәйтергә өндәде.

Утырыш эшенә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга конструктив эш өчен рәхмәт белдерде һәм төбәк җитәкчеләренә хисап әзерләргә кушты. 

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100