Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендә X Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашачак
Татарстан Президенты Самара өлкәсе белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзергә ниятли.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсенә сәфәр кыла. Анда X Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән 20 меңнән артык кунак көтелә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Самара өлкәсе Камышлы авылында Х Бөтенроссия авыл Сабан туе була. Авылга килгәч, Рөстәм Миңнеханов җирле татар шагыйре Әнвәр Давыдовка бюст ачу тантанасында катнашырга ниятли.
Сабан туе мәйданында Татарстан Президенты республиканың Кукмара районы, Башкортстанның Нуриман районы, Самара өлкәсе татарлары ишегалдында кунак булыр дип көтелә. Бәйрәмдә Рөстәм Миңнеханов милли көрәш ярышларын да караячак. Сабантуйда Татарстан Президентыннан махсус бүләк – «Лада Гранта» автомобиле турында игълан ителәчәк. Автомобиль көрәш буенча абсолют батырга тапшырылачак.
Самара өлкәсенә визиты вакытында Рөстәм Миңнехановны эшлекле программа да көтә. «Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырыла», – диелгән хәбәрдә.
- Камышлы авылында Сабан туе бәйрәмендә Россиянең 30 төбәгеннән 500 делегат килер дип көтелә. Якынча исәпләүләр буенча, бу Сабан туена 20 меңнән артык тамашачы киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз