news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Саксониягә сәфәр кылачак

Эшлекле сәфәр барышында Татарстан Президенты Лейпицгтагы җитештерү компанияләрен, Intec һәм Z күргәзмәләрен карарга планлаштыра.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Алмаз Закиров). Киләсе сишәмбе, ягъни 7 нче мартта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксониягә киләчәк, дип хәбәр итә Die Welt алман басмасы.

Республика башлыгын 20дән артык сәнәгать һәм фән вәкиленнән торган делегация озатып барачак. «Ике көнлек сәфәр барышында оешмаларда, шул исәптән Лейпицгтагы БМВ заводында булу да күздә тотыла», - дип яза газета.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Intec һәм Z күргәзмәләре ачылышын карар дип планлаштырыла. Күргәзмәдә кораллар, металл җитештерү станогы һәм җайланмасы һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot