Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Саксония һәм Бавария премьер-министрлары белән очрашачак
Дрездендагы очрашу вакытында Лейпцигта Татарстан вәкиллеген ачу мөмкинлеге хакында фикер алышачаклар.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә бер көнлек эш сәфәре вакытында Саксония һәм Бавария федераль җирләре премьер-министрлары белән очрашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
Сәфәр кысаларында Саксония белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзү күздә тотыла.
«Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген Германиягә сәфәр кыла. Төштән соң Дрезденда Саксония премьер-министры Михаэль Кретчмер белән очрашу планлаштырылган. Очрашу кыска форматта узачак», - дип ачыклык кертте Лилия Галимова.
Шуннан соң Дрезденда Татарстан һәм Саксония вәкилләренең киңәйтелгән очрашуы үтәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую күздә тотыла.
«Дрездендагы очрашу вакытында Татарстанның Лейпцигтагы вәкиллеген ачу мөмкинлеге хакында фикер алышачаклар. Бу чираттагы сөйләшүләр булачак, вәкиллекнең кайчан ачылачагы әлегә билгеле түгел», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Рөстәм Миңнеханов Германиядә бизнес-даирә вәкилләре һәм Бавария премьер-министры Маркус Зедер белән очрашырга ниятли. «Очрашу кыска форматта узачак һәм хезмәттәшлекне үстерү перспективаларына кагыла. Шуннан соң ТР Президенты Мәскәүгә юл тотачак. Ул биредә Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасында катнаша», - диде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз