news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты

Чара Петербург халыкара икътисади форумы-2019 кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия 2024: тотрыклылык һәм реформаларны ничек берләштерергә» дигән темага Саклык банкы тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Чара Петербург халыкара икътисади форумы-2019 кысаларында узды.

Иртәнге ашның форматы ачык дискуссия, шулай ук анда катнашучыларга сораулар бирүдән гыйбарәт булды. «Россия Саклык банкы»ның президенты һәм идарә рәисе Герман Греф чараның модераторы ролендә чыгыш ясады.

Эшлекле иртәнге ашның катнашучылары һәм спикерлары арасында РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – РФ финанс министры Антон Силуанов, РФ Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова, РФ икътисади үсеш министры Максим Орешкин, РФ Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге башлыгы Александр Шохин, бизнес вәкилләре, түрәләр бар иде.

Аерым алганда, эшлекле иртәнге ашның модераторы Герман Греф искәрткәнчә, Россия Хөкүмәте алдына 2024 елга стратегик үсешнең 12 юнәлеше буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыру бурычы куелган. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру бюджет чыгымнарын арттыруны гына түгел, ә яңа оештыру технологияләрен гамәлгә кертү, кайбер тармакларның структурасын үзгәртүне дә күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100