news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сахалинда Сабантуй уздыру идеясен хуплады

Татарстан Президенты Сахалинда яшәүче татар активистлары белән очрашты.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалинга эш сәфәре белән баргач, анда яшәүче татар җәмәгать оешмалары активистлары белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Очрашуда Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко, ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка делегатлар катнашты.



“Без сезнең гомуми рухи байлыкларны саклауга керткән өлешегегезне бик бәһалибез, - диде Татарстан Президенты Сахалинда яшәүче милләттәшләребезгә. – Безнең барыбызны да татар телен, мәдәниятен, халкыбызның йолаларын саклауга омтылыш берләштерә”.

Татарстан Президенты Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемякога һәм Сахалин җитәкчелегенә татар мәдәниятен үстерүдә һәм саклауда уңай шартлар тудырулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Татарстан Президенты Татарстандагы читтә яшәүче татарлар белән элемтә һәм хезмәттәшлек булдыручы һәм тормышка ашырылып килүче программалар һәм проектлар белән таныштырп үтте. Мәгариф өлкәсендәге онлайн «Ана теле» проекты, «ТНВ-Планета» спутник телеканалының эшләвен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов аеруча Бөтендөнья татар конгрессының бөтен дөнья буенча милләттәшләр белән эш алып баруларын билгеләп үтте.

Очрашу барышында Сахалин өлкәсенең берәр шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую, сквер булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда фән-мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүен әйтеп узды һәм Сахалин яшьләрен Татарстан вузларына укырга килергә чакырды. Моннан тыш, Татарстаннан студентларны Сахалинга татар теле укытучылары, вокал, бию буенча белгечләр булып, практика үтәргә җибәрү мөмкинлеге дә каралды.

Сахалаин татар җәмәгать оешмалары активистлары үзләрендә Сабантуй үткәрү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Рөстәм Миңнеханов республиканың татар милли бәйрәмен уздыруда һәрчак ярдәмле булуын билгеләп үтте. Очрашуда катнашучылар “Ерак Көнчыгыш Сабантуе”н үткәрергә кирәклеген, бу төбәктә яшәүче барлык татарларны берләштерәчәген билгеләп уздылар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100