news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Sadeen Group компаниясе җитәкчесе Хани Салах белән очрашты

Очрашу кичә "Казан" халыкара ат-спорт комплексы үзәге мәйданчыгында узды.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Sadeen Group компаниясе җитәкчесе Хани Салах белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу "Казан" халыкара ат-спорт комплексы үзәге мәйданчыгында узды.

Хани Салах билгеләгәнчә, бу аның Казанга беренче визиты.

Рөстәм Миңнеханов кунакка республикага карата игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Без сезне Казанда күрүргә бик шат, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең компания иң зурларның берсе, диверсификацияле бизнесы бар, шул исәптән мәгариф, төзелеш, консалтинг һәм башка өлкәләрдә".

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов компаниянең имиджын да уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, Sadeen Group үзен проектлау, төзелеш һәм биналарга хезмәт күрсәтү өлкәсендә үзен ышанычлы компания буларак күрсәтте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда Иннополис шәһәренең беренче чираты төзелде, ул Россиядә мәгълүмат-коммуникацияләр технологияләре өлкәсендә беренче номерлы мәйдан булачак.

Татарстан хезмәттәшлек итү яклы һәм инвестицияләр өчен бөтен уңайлы шартлар булдыруга әзер, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул компания җитәкчелегенең республикага визиты уртак проектларны гамәлгә ашыруга уңай йогынты ясар, дип өметләнүен белдерде.

Очрашу барышында югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, инвестицияләр турында сөйләштеләр.

Очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентылыг җитәкчесе Талия Миңнуллина, Иннополис универистеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot