news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Сабан туе - безнең иң яраткан бәйрәмебез

Татарстан Республикасы Президенты казанлыларны Сабан туе белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов: Сабан туе - безнең иң яраткан бәйрәмебез
Рамиль Гали

(Казан, 15 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 15 июль көнне, Казанның Мирный бистәсе Каенлыгында татар милли бәйрәме - Сабан туе уза. Татарстан Республикасы Президенты казанлыларны бәйрәм белән котлады.

"Исәнмесез, кадерле казанлылар, Сабан туе кунаклары. Сәхнәгә килеп җиткәнче җырлый-җырлый тавышлар бетте, шуңа күрә ачуланмассыз. Бүген безнең иң яраткан Сабан туебыз Казан каласында үтә. Республикабызда күп җирдә Сабан туе узды, берничә җирдә генә калды. Әлбәттә, ел саен без бергәләп җыелып, туганнар, дуслар, кунаклар белән иң яраткан бәйрәмебезне бергә үткәрәбез. Сабан туен нинди дә булса казанышлар белән каршы алабыз. Безнең республикабызда үзгәрешләр бик зур. Бу үзгәрешләрдә һәммәбезнең өлеше зур. Хезмәтегез өчен, республиканы яратканыгыз өчен зур рәхмәт", - диде ул.

Искәртеп үтәбез, бу көннәрдә генә Зөя утравының Успение соборы Юнеско тарихи истәлекләре исемлегенә кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot