news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов - сәясәтчеләр арасында Instagram челтәренең иң актив кулланучылары арасында

Социаль челтәрдә иң популяр Россия сәясәтчесе - Дмитрий Медведев

  (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев - Instagram социаль челтәрендә иң популяр Россия сәясәтчесе. Бу хакта компаниянең матбугат үзәгендә белдерделәр, дип яза«Интерфакс».

"Хәзергә безнең челтәрдә Дмитрий Медведев иң популяр Россия сәясәтчесе санала", - диделәр матбугат хезмәтендә. Анда Россия Премьер-министры аккаунтына 1,7 млн кеше язылган, дип билгеләп үттеләр.
Икенче урында - Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, аның фоторәсемнәре белән 1,2 млн кулланучы кызыксына. Шулай Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дагстан башлыгы Рамазан Абдулатипов, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский да социаль челтәрдән актив куллана.

Бу челтәр шулай ук танылган чит ил сәясәтчеләре дә популяр, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә. "Социаль челтәрдә АКШ президентына кандидат Хилари Клинтон, Германия канцлеры Ангела Меркель, Франция Президенты Франсуа Олланд та үз аккаунтларын теркәгән", - диделәр анда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100