Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Сөтең булмаса, берни эшләп булмый
Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү түбән булган районнарга сөт җитештерүдә үсеш турында уйларга кушты.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүгә мөнәсәбәтне үзгәртергә киңәш итте. «Сөтең булмаса, берни эшләп булмый» — диде ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.
«Сөт — төп керем чыганагы. Сөт белән шөгыльләнмәсәк, хезмәт хакын нәрсә хисабына түлисең?!» — диде Президент. Чирмешән, Менделеевск, Кама Тамагы, Мөслим, Спас районнарында сөт күләме 16-21 тоннага кадәр булуын әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү түбән булган районнарны атады. Аның сүзләренчә, эш Татарстанда сөт җитмәүдә түгел. «Халык өчен сөт җитә, читкә дә чыгарабыз, тик анда яшәүче кешеләрнең керемнәре булырга тиеш бит», — диде.
«Без 200 тонна сөт сауган районнар белән горурланабыз. Кукмара, Саба, Балтач, Әтнә районнары бар. Кукмараның Вахит хуҗалыгында да савым 100 тоннадан артып киткән, бу бер хуҗалык. Анда да шундый ук кешеләр», — диде Татарстан Президенты.
«Бүтән юл юк. Үзем дә районда эшләгәч, беләм: сөтең булмаса, бернәрсә эшләп булмый», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз