news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов сөт саву буенча рекорд куйган Кукмара фермерларына орден тапшырды

Кукмара районында 32,5 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 12 мең баш савым сыеры бар.

Рөстәм Миңнеханов сөт саву буенча рекорд куйган Кукмара фермерларына орден тапшырды
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының тәүлеклек савым буенча рекорд куйган авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Бүләкләү район депутатлар советы утырышы вакытында узды.

«Кайсы да булса берәр районның 300 тонна сөт саву чигенә чыгуы безнең хыял иде. Һәм Кукмара районы беренче булды», - диде ул. Бүләкләрне шулай ук «Урал» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Газинур Хәбибрахманов һәм «Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы» рәисе Нәфыйк Хөсәенов алды.

Кукмара районы сөт җитештерү буенча лидер булып тора. Хәзерге вакытта районда тәүлеклек сөт җитештерү 300 тоннадан артып китте.

Авыл хуҗалыгы оешмаларында 32,5 мең баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 12 мең баш савым сыеры. 2014 елдан сөт җитештерү ике тапкырга артты һәм 98,7 мең тонна тәшкил итте. Бу күләмне 20 тонналы тагылма белән сөт ташу машиналарына күчерсәң, 5 мең машина яки 60ар тонналы 1,6 мең тимер юл вагоны кадәр сөт сатылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100