Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: "Сөт продукцияләре фальсификатларын җитештерүчеләр иң катгый җәзага тартылырга тиеш"
"Фальсификацияләнгән сөт продуктлары кешеләрнең сәламәтлегенә яный", - дип искәртте ТР Президенты
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2015 елда ТР ветеринария хезмәте эшчәнлегенә йомгаклар һәм алдагы чорга бурычлар турында ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе - Дәүләт баш ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, Россиядәге авыл хуҗалыгы терлегенең чагыштырмача баш саны Татарстанда зур. Аерым алганда, республиканың ветеринария белгечләре 1 млн баштан артык эре мөгезле терлек, 500 мең баш дуңгыз, 400 мең баш сарык һәм кәҗә кебек тере малга, 15 млн баштан артык кошка хезмәт күрсәтә. "Авыл хуҗалыгы производствосының төп факторларының берсе - терлекнең башы санын саклап калу, бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирелә", - диде ТР ветеринария хезмәте башлыгы. 2015 елда республикада эре мөгезле терлек 2800 башка, ягъни 2014 елдагыдан15 процентка кимрәк үлгән.
Ул билгеләгәнчә, районнар буенча хәл башка. Кама Тамагы, Чирмешән, Әлки, Аксубай, Әгерҗе районнарында яшь терлек үлүе аеруча күп теркәлгән.
Алмаз Хисаметдинов сөт продукциясен фальсификацияләүне ачыклау эшенә аерым тукталды.
Дәүләт ветеринария хезмәтендә эшләүчеләр, Россельхознадзор белән берлектә, сату урыннарында сөт фальсификатларын ачыклау белән шөгыльләнә. Ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләрендә экспресс ысул белән атланмайның 151 пробасының 47 сендә фальсификация ачыкланган.
Закон бозу фактларын турында ТР прокуратурасы, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм ТР буенча Россельхознадзор идарәсенә алга таба тикшерү өчен хәбәр ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фальсификатларны җитештерүчеләрне иң каты җәзага тартырга өндәде. Сөт продукцияләре фальсификатлары күләмен киметер өчен бездә җитәрлек җәза төрләре бар, шул исәптән штрафлар, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул тиешле ведомстволар җитәкчеләрен бу мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә кушты.
"Сөт продукциясен фальсификацияләү, иң беренче чиратта, кешеләр сәламәтлегенә яный, - дип искәртте ТР Президенты. - Кешеләрне алдаучы җитештерүчеләр каты җәзага тартылырга тиеш".
Рөстәм Миңнеханов фальсификатларны ачыклауга җәмәгатьчелеккә, массакүләм мәгълүмат чараларына кушылырга өндәде. Бу мәсьәләдә җавапсызлык булырга тиеш түгел, диде ул.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз