Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов сөт бәяләре мәсьәләсендә Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итәчәген әйтте
Президент Сочида узачак киңәшмәдә шушы мәсьәләне күтәрергә вәгъдә бирде.
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сөт бәяләре белән бәйле вазгыять буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә мөрәҗәгать итәчәге турында белдерде. Бүген шушы үтенечне Президентка Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында җиткерделәр.
"Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк", - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов. Ул бу проблеманы хәл итәрлек дип саный.
Рөстәм Миңнеханов Сочида узачак киңәшмәдә шушы мәсьәлә буенча Дмитрий Медведев белән сөйләшеп караячагын әйтте. "Белешмә дә, язма мөрәҗәгать тә әзерләргә кирәк. Мин аның янына шәхсән үзем барачакмын. Бу мәсьәләне киңәшмәдә күтәрәчәкмен. Бүген үк кирәкле материаллар тапшырылсын иде. Вәгъдә бирәм, бу юнәлештә эшләячәкмен", - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз