news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта Үзбәкстан татарлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде.

Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта Үзбәкстан татарлары белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәренә эш сәфәренә килде. Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуга юнәлде. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенгә Үзбәкстан Республикасында 300 меңләп татар яши, бу илдәге халыкның 1 процентын тәшкил итә. Иң зур татар диаспорасы Ташкент һәм Сәмәрканд өлкәләрендә.

Сәмәрканд халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов каршы алды. Иртәгә, 26 ноябрьдә, Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю линиясен ачуда катнашырга җыена.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүчеләр Ташкентка барачак. Анда Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводы эше белән танышачаклар һәм «Яңа гасыр» («ТНВ») телерадиокомпаниясенең хәбәрчеләре пунктында булачаклар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары Элёр Ганиев белән очраша. Чара «Татарстан — Үзбәкстан» эшлекле форумы кысаларында узачак.

Тагын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстан Республикасын Премьер-министры Абдулла Арипов һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәфкать Мирзиёев белән очрашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot