news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта тарихи костюм театрында булды

Артистлар Татарстан Президентына Үзбәкстанның төрле тарихи чорларының костюмнарын күрсәтте.

Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта тарихи костюм театрында булды
tatarstan.ru

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандка эш сәфәре кысаларында «Мәңгелек мизгелләре» мәдәни-этнографик тамаша карады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановны Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов озата йөрде. Тамаша Сәмәркандның тарихи костюм театрында узды. Тамаша барышында артистлар Үзбәкстанның төрле тарихи чорларының костюмнарын күрсәттеләр.

Бүгенгә Сәмәркандтагы тарихи костюм театрында 200ләп уникаль костюм булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов мәдәни-этнографик тамашаны югары бәяләде. Сәмәркандка үзбәк коллегаларының бу җәһәттән тәҗрибәсен җентекләп өйрәнү өчен, шулай ук мондый театральләштерелгән тамашаны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә туристларны җәлеп итү өчен файдалану максатларында Татарстаннан белгечләр җибәрергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100