news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов "сәлкешләргә": Безнең милләт көчле булырга тиеш!

Президент "Сәләт" халыкара форумының уңай үзгәрешләрен билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов "сәлкешләргә": Безнең милләт көчле булырга тиеш!
tatarstan.ru

(Биләр, 18 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләрдә "VIII Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумында кунакта булды. "Сәлкешләргә" мөрәҗәгать итеп ясаган чыгышында ул: "Безнең милләт көчле булырга тиеш!" - диде.

"Ел саен киләбез, сокланабыз. Шартлар яхшыра, сменалар күбәя. Төрле һөнәрләрне өйрәнү мөмкинлекләре арта. Телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга насыйп булсын. Безнең милләт көчле булырга тиеш. Дөньяда нинди үзгәрешләр бар, аларның алдында басып торырга тиеш. Сезнең кебек егетләр-кызлар шул эшне булдырырга, ә без сезгә шартлар тудырырга тиеш. Сезгә барыгызга да уңышлар!" - дип теләде Президент.

Чыгышына кадәр Рөстәм Миңнеханов территорияне карап чыкты. Президентка Сәләт логотибы белән бейсболка бүләк иттеләр. "Бәйрәмдә генә киярбез моны, тузмасын", диде Президент. Аңа биредә 26 нчы җәй уздырылуын, 165 мең бала шушы хәрәкәт аша үткәнен әйттеләр. "Сәләт" вәкилләре үсеш траекториясе булуын, "сәлкешләр"нең әйдаманнар, әйдаманнарның "башҗитәкләр" булып формалашуы турында сөйләделәр.

Монысы "Ел сәлкеше", монысы "Ел әйдаманы" дип таныштыра башлагач, "сезнең монда гади кешеләр юк" дип шаяртты Миңнеханов. Ул чит илләрдән килгән вәкилләр белән дә аралашты. Монреальдан "Сәләт" гаиләсе дә биредә кунакта иде. "Сәләт" аланында танышып кавышкан парлар бүген дүрт бала тәрбияли. "Рөстәм абый, Сәләтне Канадага тагын алып киләсезме" дип сорый балаларның берсе. "Карарбыз" дип җавап бирде Президент.

Рөстәм Миңнеханов IT юнәлештә проектлар ясаучы, робохакатон турнирында ярышучы балалар чатырына кереп чыкты. Биредә русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә серләренә дә төшендерәбез, дип аңлаттылар. Чатырларның тагын берсендә "Википедия" осталары чыгыш ясый иде.

Экологиягә багышланган чатырда Президентны "Ал да гөл, ал да гөл, монда рәхәт, шуны бел, һәй" дип каршы алдылар. "Булдырасыз!" дип куәтләде аларны Миңнеханов. Яңа идеяләрнең берсе - ачык бакча. Сменаларга килүчеләр алмашып, яшелчә, яшел үләннәр үстерә. Президент редистан авыз итте.

Бакча тирәсеннән тиз генә китеп булмаган кебек, Рөстәм Миңнехановның үзенә дә яшел тәмләткеч үләннәр чәчәргә тәкъдим иттеләр. Президентка территориянең балалар өчен куркынычсыз булуы турында сөйләделәр. Видеокамералар, яшеннән саклый торган баганалар урнаштырылган. Шартлар яхшыруына Миңнеханов үзе дә инанды: чатырларда караватлар куелганын күрде. Президент ашханәгә дә кереп, тукландыру шартлары белән танышып чыкты.

Президент радиога эфирга да кереп чыкты. Анда ул кыскача гына балачактагы шөгыльләре турында, хәзер балаларга мөмкинлекләр күбрәк булуын әйтте. "Сәләт" форумын оештыручыларга ул киләчәктә биредә техник юнәлешкә басым ясарга тәкъдим итте.

  • Биләрдә 16-21 июль көннәрендә IT BILER FORUM уза. Смена кысаларында мәгълүмат эзләү, эшкәртүнең актуаль коралларына, инновацион продуктлар гамәлгә ашыруга багышланган остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары эшли. Бу смена 2 меңгә якын баланы үзенә җыйган. 2019 елда барлыгы алты смена оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100