news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы белән фикер алышты

Алар югары технологик медицинаны үстерү мәсьәләләре, гражданнарга трансплантацион ярдәм күрсәтү перспективалары турында сөйләште.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Бүген төштән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «В.И. Шумаков исемендәге Илкүләм трансплантология һәм ясалма әгъзалар медицина тикшеренү үзәге» ФДБУ директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье белән очрашты. Алар сәламәтлек саклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яклар югары технологик медицинаны үстерү мәсьәләләре, гражданнарга трансплантацион ярдәм күрсәтү перспективалары турында да сөйләште, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган. Биредә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot