Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Сәүдә-сәнәгать палатасының бизнеска ярдәме нәтиҗәле булды
Татарстан Президенты күп кенә кече бизнес предприятиеләре ябылу алдында торганда, сәүдә палаталары вазгыятьне тотрыкландыру мәсьәләләрен хәл иткәнен искәртте.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәүдә-сәнәгать палатасының пандемия шартларында бизнес һәм дәүләт арасында бәйләнешләр коралы буларак нәтиҗәле эшен күрсәткәнен әйтте. Бу хакта ул Kazan Summit 2021 дә сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара хезмәттәшлегенә багышланган пленар дискуссиядә әйтте.
«Сәүдә-сәнәгать палаталары еш кына яңа икътисади проектларның инициаторы булып тора. Алар эшмәкәрлеккә ярдәм мәсьәләләре буенча бизнес һәм хакимият диалогында мөһим роль уйный», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул пандемия чорында ашыгыч ярдәм чаралары турында бизнес сорауларын, мөрәҗәгатьләрен координацияләү эше сәүдә-сәнәгать палаталары өстендә булуын әйтте.
Президент күп кенә кече бизнес предприятиеләре ябылу алдында торганда, сәүдә палаталары вазгыятьне тотрыкландыру мәсьәләләрен хәл иткәнен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төп эше белән беррәттән, республиканың сәүдә палатасы яшьләр белән актив эш алып бара. «Республиканң тышкы икътисади эшчәнлеген үстерү буенча да палатаның роле зур. Ул безнең бизнесны дөньякүләм хуҗалык субъектлары системасына кертергә булыша, экспортка ярдәм итә», — диде Президент.
Ул Татарстанга башка партнер илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталарының уңышлы тәҗрибәсе дә кызык булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз