news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов сәүдә челтәрләрендә бәяләрне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Республика кибетләрендә кайбер товарларга бәяләрнең артуы билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә челтәрләрендә бәяләрне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты
http://tatarstan.ru/

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәүдә челтәрләрендә азык-төлек бәяләрен мониторинглау эшен көчәйтергә, шулай ук әйбер бәяләре нигезсез арттырылган очракта моңа игътибар бирергә кушты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең штабның эшен көчәйтергә, аны бәяләр үзгәрешен контрольдә тотарга тиешле оператив төркемнәр белән ныгытырга кирәк. Мин беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллинга йөкләмә бирдем. Без мондый очракларга игътибар итәргә тиешбез. Бу эшкә тиешле белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Прокурор йөкләмә бирәчәк», — диде ул.

Президент сүзләренчә, ваклап сату аркылы товарның ничек һәм кайдан алынуы шунда ук күренәчәк. «Шундый ук эшне урыннарда да оештырырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Киңәшмәдә Татарстан Президентына беренче чиратта кирәкле товар бәяләре үзгәрешендәге динамика тәкъдим ителде. Аерым алганда, продукциянең кайбер төрләренә бәяләрнең сизелерлек артуы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100