Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов сәүдә буенча Россия-Сербия комитеты утырышында катнаша
Утырышта машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе һәм икътисадның башка тармакларындагы уртак проектлар хакында фикер алышачаклар.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сербия арасында сәүдә элемтәләрен үстерү хакында фикер алышуда катнашачак, шулай ук ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының 2019 елдагы эшчәнлеге турында докладлар тыңлаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Сербия тышкы эшләр министры Ивица Дачич белән очрашырга ниятли, шуннан соң Казан Ратушасында сәүдә, икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия Хөкүмәтара комитетының пленар утырышы ачыла. РФ Хөкүмәтеннән утырышта Россия вице-премьеры Юрий Борисов катнашачак.
Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында катнашырга ниятли.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Борисовка Татарстан предприятиеләре тарафыннан оештырылган экспозицияне күрсәтәчәкләр. Ул Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның беренче елындагы нәтиҗәләргә багышланачак.
Россиядә илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек ил үсешендәге 12 стратегик юнәлешне колачлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз