news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “Рубин” – ул республика байлыгы”
“Рубин” футбол клубының попечительләр советы рәисе буларак, Р.Миңнеханов командага “Мерседес” автобусы һәм ике “Фиат Дукато” микроавтобусы ачкычларын тапшырды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 февраль, “Татар–информ”). “Рубин” футбол клубы – ул Татарстан Республикасы байлыгы”, – дип белдерде кичә ТР Премьер–министры – “Рубин” футбол клубының попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов футболчылар белән очрашуда.
Очрашу барышында ул спортчыларның сорауларына җавап бирде, аларга быелгы сезонда уңышлы чыгыш ясауларын теләде. “Без сезнең җиңүләр белән горурланабыз, сезнең өчен җан атабыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов спортчыларга мөрәҗәгать итеп.
“Рубин” – ул республика байлыгы, – дип белдерде ТР Премьер–министры. – Сез ил чемпионы исемен яулагач, бу очраклы хәл, дип фикер йөртүчеләр дә булды. Әмма сез чемпион исемен расладыгыз”.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген “Рубин” өчен БДБ илләре генә түгел, Россия белән дусларча мөнәсәбәттә булган дәүләтләр дә җан ата.
“Команда рухыннан башка, җиңүгә омтылмыйча уйнау мөмкин түгел”, – дип саный Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Ул команданың 2010 елгы ярышларда лаеклы чыгыш ясаячагына өмет белдерде.
“Рубин” футбол клубы президенты Александр Гусев сезонга кыска нәтиҗә ясады. Аның сүзләренә караганда, сезон команда өчен уңышлы булды. Мисал өчен, “Рубин” ике мәртәбә ил чемпионы булып танылды, Чемпионнар лигасында уңышлы чыгыш ясады. Әмма кулдан ычкындырган мөмкинлекләр дә юк түгел. Аерым алганда, команда Россия Кубогында, башка уеннарда оттырды.
“2010 елда безнең алда куелган бурычларны 100 процент үтәргә кирәк”, – диде Александр Гусев. Ул искәртеп узганча, “Рубин” Ауропа Лигасында чыгыш ясый, 18 февраль көнне Казанда Израильнең “Хапоэль” командасы белән тәүге очрашу уза, ә 25 февральдә команда Израильдә тагын бер матч үткәрә. “Рубин” футбол клубы президентының сүзләренә караганда, команданың халыкара очрашулар уздыруда тәҗрибәсе бар инде, шулай булгач Ауропа Лигасында уңышлы чыгыш ясарга кирәк.
Моннан тыш, Александр Гусев искәрткәнчә, быелгы сезонда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Рубин” футболчылары алдына илнең өч мәртәбә чемпионы исемен яулау бурычын куйды.
“Рубин” футбол клубының попечительләр советы рәисе буларак, Рөстәм Миңнеханов командага “Мерседес” автобусы һәм ике “Фиат Дукато” микроавтобусы ачкычларын тапшырды.
Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2