news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Рубин» һәм «Уфа» футбол клублары арасындагы тест матчын карады

Матч ахырында «Рубин» футболчысы Гекдениз Караденизга «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырдылар.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Арена» стадионында «Рубин» һәм «Уфа» футбол клублары арасындагы тест матчын ткарады дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

«Рубин» футбол клубының быелгы сезонда үз кырында үткәргән соңгы уены алда торган футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан тест матчы булды. Стадион һәм шәһәрнең төрле хезмәтләре эшен тикшерделәр. Шул сәбәпле, җәмәгать транспортының кайбер маршрутларына вакытлыча үзгәрешләр кертелде, шулай ук машиналар хәрәкәте чикләнде.

Уен тигез хисап - 0:0 булып тәмамланды.

Матч ахырында «Рубин» футболчысы Гекдениз Караденизга «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырылуын игълан иттеләр. Төрек футболчысы үз карьерасын тәмамлавы хакында хәбәр иткән иде.

  • Гекдениз Карадениз Казан командасы составында 2008 елдан бирле 300 матч үткәргән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100