news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Рубин» хакында: Нәтиҗәгә карамастан, без команданы яратырга тиеш

Татарстан Президенты җанатарлар да команда нәтиҗәләренә йогынты ясый дидп саный.

Рөстәм Миңнеханов «Рубин» хакында: Нәтиҗәгә карамастан,  без команданы яратырга тиеш
архив

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, нәтиҗәләр нинди булуга карамастан, Татарстан спорт клубларына карата уңай мөнәсәбәтен белдерде.

«Футболга без яңа тренер чакырдык, шуңа күрә «Рубин»га уңышлар телибез. Без командаларны, турнир таблицасында беренче яки унынчы урыннарда булуларына карамастан, яратырга тиеш», - диде ул.

Шулай ук ул, нәтиҗәдә тренерлар һәм уенчылар гына гаепле түгел, диде. «Бу - безнең командалар, һәм әгәр алар унынчы урында икән, димәк, без җанатарлар буларак, эшләп бетермибез», - ди Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot