news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол командасы баш тренерына бәйле сорауларга җавабын бирде

Татарстан Президенты клубның яңа җитәкчелегенә баш тренер буларак Корбан Бердыевны Казанга кайтаруны бер вариант буларак карарга тәкъдим итә.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). "Рубин" футбол клубындагы бүгенге үзгәрешләр уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларының команданың баш тренерына бәйле сорауларына җавабын бирде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

"Баш тренер вазифасында испан тренеры Хавьер Грасияны калдыру, яисә аны башка остазга алмаштыру тулысынча "Рубин" футбол клубының яңа расланган президенты – "ТАИФ" компаниясе директорлар советы әгъзасы Радик Шәймиев карамагында. Клубның җитәкчелеге хәзер бер кулга тупланды, нәкъ менә "Рубин"ның яңа президенты клубның үсеше һәм спорт күрсәткечләре өчен җавап бирәчәк. Шулай да, күпчелек тамашачыларның фикерен исәпкә алып, мин бер вариант буларак Корбан Бердыевны командага кайтару мәсьәләсен дә карарга тәкъдим итәм. Клубның зур җиңүләре аның исеме белән бәйле", – диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100