news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең татар җәмгыяте активы белән очрашты

Бүгенге көндә Ростов өлкәсе территориясендә 14 меңгә якын ватандашыбыз яши, аларның 6 меңгә якыны Ростов шәһәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең татар җәмгыяте активы белән очрашты
tatar-congress.org

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев катнашты. Милләттәшләр белән очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы

Ростов өлкәсе губернаторы очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Дондагы татарлар тарихы йөзләрчә ел элеккеге дәверләргә барып тоташа, һәм алар шул чордан алып бүгенге көнгә кадәр өлкә тормышында, бигрәк тә Ростов өлкәсе һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда мөһим роль уйный. Ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында беренче килешү 2004 елда имзаланган иде, 2013 елда икенчесенә кул куелды. 

«Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге идарәсе рәисе Марсель Бадгутдинов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, Дон татарлары тарихы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Ростов өлкәсе территориясендә 14 меңгә якын ватандашыбыз яши, аларның 6 меңгә якыны Ростов шәһәрендә.

Марсель Бадгутдинов шулай ук Татарстан Президентына 2020 елда Ростов өлкәсендә Көньяк Сабантуй үткәрүне хуплавын сорады. Аның сүзләренә караганда, Татарстан өчен юбилейлы елда әлеге проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен ачар иде.

«Якташлар» идарәсе әгъзасы Надия Кормакаева Рөстәм Миңнехановка, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Ростов өлкәсеннән Татарстан Республикасына кимендә 100 кеше булган делегатларның сәфәрен оештыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов очрашуны йомгаклап, «Якташлар» оешмасының Ростов өлкәсендә татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул очрашуда катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100