news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә «Ай-Пласт» заводы ачылышына барачак

Татарстан компаниясе Ростов өлкәсе икътисадына 1,2 млрд сумнан артык акча кертте.

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә «Ай-Пласт» заводы ачылышына барачак
архив

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ростов өлкәсендә Татарстан компаниясе төзегән «Ай-Пласт» пластик тара заводын ачуда катнашырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты планында Ростов татарлары җәмгыяте белән очрашу һәм өлкә башлыгы белән ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалау бар. 

Азов шәһәрендә зур габаритлы тара чыгару буенча «Ай-Пласт» компаниясе завод төзеде. Ростов өлкәсенең инвестицион үсеш агентлыгы мәгълүматлары буенча, проектка инвестицияләр күләме 1,2 млрд сумнан артык тәшкил иткән.

Компания төрле авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән җиләк-җимеш, гөмбәләр җыю, саклау һәм ташу өчен пластик контейнерлар җитештерәчәк. Татарстан Президенты белән бергә заводны тантаналы ачуда Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев катнашыр дип көтелә.

Җитештерүне эшләтеп җибәргәннән соң ике төбәк җитәкчеләренең ике яклы, аннары киңәйтелгән форматта очрашуы планлаштырылган, анда хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре турында фикер алышу булачак. 

Татарстан Президентының эшлекле сәфәре графигына гадәттәгечә җирле татар җәмәгатьчелеге активистлары белән очрашу кертелгән. Аның барышында республика җитәкчесе ватандашлар белән формаль булмаган шартларда аралашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100