Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Россиянең татар авыллары эшкуарлары ясаган эшләнмәләрне карады
Татарстан Президенты Россия төбәкләрендәге татар эшмәкәрләренең җитештерү эшчәнлеген хуплаган.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең X җыенында татар эшкуарлары күргәзмәсе белән танышты. Биредә милли киемнәр, милли зәркән, күн эшләнмәләре, милли тәм-томнар, хәләл ит продукциясе, бал һәм башкалар тәкъдим ителгән.
Чувашиянең Шыгырдан авылыннан »Али» авыл хуҗалыгы кооперативы вәкиле Чулпан Пазюкова ат итеннән хәләл колбасалар, казылыклар җитештерүләрен әйтте.
«Үзебездә чалына һәм эшкәртелә. Бүген 30 атыбыз бар, мөгезле эре терлек тә асрыйбыз. Технологлар килеп эшкәртергә өйрәттеләр, күбрәк Татарстан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Казанга сатабыз. Чимал һәм җитештерү ягыннан проблемалар юк, сату буенча гына сәүдә челтәрләренә керү бик авыр», — диде.
Эшмәкәр моны һәр ассортиментка бонуслар түләргә кирәклеге белән аңлатты, шуңа челтәрләр белән эшләп булмый, диде. «Һәр челтәрнең үз шартлары, безгә юлны ачсалар, яхшы булыр иде. Җиһазлар чит илнеке, алдан ук алган идек, яңарту ихтыяҗы юк әлегә», — дип белдерде.
Күргәзмәгә сигез еллап йөриләр. 2 нче класста укучы 8 яшьлек уллары Хафиз да килгән. «Элек олы малаебыз йөри иде, хәзер укыгач килә алмый, кечкенәсе теләп килә. Балалар барысын да күрә, белә, кызыксына. Рөстәм Нургалиевич безнең янда туктап, хәлләрне сорашты, улымның кулын кысты, „нәсел принцы“ инде бу диде», — дип уртаклашты Чулпан ханым «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кытай чәйләре белән сәүдә итүче кытай татары Әминә Айшанҗанның Казанда яшәгәненә ике ел булган. «Кытайда эшләүче компаниядән дуслар Интернет аша чәйләрне җибәреп тора, шулай сатабыз. Чәйләрнең төрлесе бар: хатын-кызларга, ирләргә, ябыгырга теләүчеләргә, ашказанын, бавырны, үпкәне чистарту өчен, ангинадан дәвалый, хәлсезлектән булыша торганы. Әлегә сату ноктасы юк, әгәр ихтыяҗ зур булса, ачып җибәреп була. Президент „бик әйбәт, рәхмәт“ дип хуплап китте», — диде Әминә ханым.
Пермь районы Барда районыннан Азат Мөрсәлимов КФХ сы чәчәк, юкә, карабодай балларын тәкъдим итә. Үзләре балдан төрле продукция, балавыз шәмнәре дә ясыйлар. «150 ләп умарта бар. Былтыр әйбәт кенә чыкты уңыш, 2,5 тонна бал суырттык. Ярминкәләргә, Пермьгә йөрибез. Интернет аша да сатабыз. Челтәрләргә кереп булмый, чөнки кәгазь мәшәкате дә күп, продукция дә тонналап кирәк. Умарталарны 200 гә кадәр арттырырга исәпләп торабыз», — дип сөйләделәр.
Мордовиянең Ләмбәр районыннан «Юлдаш» КФХ вәкиле Эмиль Юлмурзин әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов ат итеннән тутырмаларын күреп, «иң зур колбаса бу» дип әйтеп киткән. «Мордовиянекеләр иң көчлеләр, күренеклекләр, күпләп җыелгансыз, Сабан туена киләбез, ярдәм итәбез» дип күрешеп китте Президент», — диде Эмиль Юлмурзин «Татар-информ» га.
Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Александров районы Яфар авылында җитештерелгән камыр ризыгы - җәймәне кабып караган.
«Бик тәмле, үзебезнең базарда күрергә телибез сезне» дип әйтте безгә Президент. Этәргеч булса, без рәхмәтле булачакбыз. Җәймә, сметанник, тортлар, кош теле, пәхләвә һәм башкаларны пешерәбез. Кирәк булса, чит илдән дә ингридиентлар алып кайтырга туры килер, ә әлегә бары тик авыл каймагы, авыл сөтеннән, табигый хәләл продуктлар белән генә эш итәбез», — дип сөйләде Оренбург эшмәкәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз