Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россиянең Төзелеш тармагын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты
Мәскәүдә 2030 елга кадәр Россиянең Төзелеш тармагы һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше стратегиясенә багышланган семинар-киңәшмә узды.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Россиянең Төзелеш тармагы һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше стратегиясенә багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты.
РФ Хөкүмәте һәм РФ Дәүләт Советы комиссиясе тарафыннан оештырылган чара Мәскәүдә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә Россия төбәкләре башлыклары, аларның төзелеш тармагына кураторлык итүче урынбасарлары, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары вәкилләре һәм экспертлар катнашты.
Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, стратегия илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә куелган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән.
«Без әзерләнгән стратегия турында фикер алышабыз, баш миен штурмлыйбыз, һәр проблеманы һәм куелган максатны тикшерәбез, — диде Россия Премьер-министры урынбасары. — Бу чараның максаты һәм бурычы — уку, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм төзелеш тармагына кагылышлы ил күләмендә стратегик карарлар эшләү».
РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин, үз чиратында, стратегиянең кайбер блокларны үз эченә алуын искәртте. Аның төп бурычлары торак төзелешенә, ил территориясендә инфраструктура проектларын үтәүгә, ташламалы, гаилә һәм Ерак Көнчыгыш ипотекаларын озынайтуга һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы илкүләм проектларны һәм максатларны үтәүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз