news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россиянең спорт министры Олег Матыцин белән очрашты

Республика башлыгы һәм Россиянең спорт министры Казанда узачак халыкара спорт чараларын уздыру һәм аларга әзерлеккә кагылышлы мәсьәләләрне һәм шулай ук Татарстанда массачыл спортны үстерүдә алга таба ясаласы адымнарны тикшерде.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт Йортында Россиянең спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика башлыгы һәм Россиянең спорт министры Казанда узачак халыкара спорт чараларын уздыру һәм аларга әзерлеккә кагылышлы мәсьәләләр һәм шулай ук Татарстанда массачыл спортны үстерүдә алга таба ясаласы адымнар турында фикер алышты.

Алар шулай ук Россиянең Спорт министрлыгы җавап бирә торган башка актуаль темаларга һәм юнәлешләргә дә кагылды.

Очрашуда Татарстан Республикасының премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең ректоры Рафис Борһанов та катнашты

news_right_1
news_right_2
news_bot