Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Россиянең спорт министры Олег Матыцин белән очрашты
Республика башлыгы һәм Россиянең спорт министры Казанда узачак халыкара спорт чараларын уздыру һәм аларга әзерлеккә кагылышлы мәсьәләләрне һәм шулай ук Татарстанда массачыл спортны үстерүдә алга таба ясаласы адымнарны тикшерде.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт Йортында Россиянең спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика башлыгы һәм Россиянең спорт министры Казанда узачак халыкара спорт чараларын уздыру һәм аларга әзерлеккә кагылышлы мәсьәләләр һәм шулай ук Татарстанда массачыл спортны үстерүдә алга таба ясаласы адымнар турында фикер алышты.
Алар шулай ук Россиянең Спорт министрлыгы җавап бирә торган башка актуаль темаларга һәм юнәлешләргә дә кагылды.
Очрашуда Татарстан Республикасының премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең ректоры Рафис Борһанов та катнашты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз