news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында Төркия Республикасына китте
Форумда Татарстан Республикасы бизнес-бергәлеген “Татнефть” компаниясе тәкъдим итә
Скопировать ссылку
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында Төркия Республикасына китте. Делегацияне Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев җитәкли.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Россия делегациясе визитының рәсми программасы иртәгә Төркия Республикасына нигез салучы Мостафа Кәмал Ататөрекнең мемориаль комплексы белән танышу һәм мемориалга чәчәкләр салудан башланып китәчәк.
Шуннан соң Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл һәм Премьер-министр Рәҗәп Тайип Әрдоган белән сөйләшүләр планлаштырылган.
Россия һәм Төркия арасында сөйләшүләр үткәрү кысаларында берничә икътисади һәм сәяси документка кул кую, төбәкләрдәге проблемалар хакында фикер алышу күздә тотыла.
Барыннан да элек энергетика өлкәсендәге икътисади хезмәттәшлек, ике ил арасындагы виза режимын гамәлдән чыгару, куркынычсызлык проблемалары сөйләшүләрдәге төп мәсьәләләр булыр дип көтелә.
Россия-Төркия эшлекле форумында катнашу да планлаштырылган.
Форумда Татарстан Республикасы бизнес-бергәлеген “Татнефть” компаниясе һәм “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов тәкъдим итә.
Төркия Республикасына сәфәр барышында Россия делегациясе Төркия Парламентында булыр һәм Төркия Парламенты рәисе Мәхмәт Али Шаһин белән очрашыр дип көтелә.
Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында федерация субъектыннан бердәнбер вәкил, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2