news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Россиянең нефть сәнәгате киләчәге – авыр чыгарыла торган запаслар”

Рөстәм Миңнеханов халыкара конференция Россия Федерациясенең, шулай ук Татарстанның нефть сәнәгате өчен актуаль булуын билгеләп узды

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген XXI Татарстан нефть һәм газ химиясе форумының рәсми ачылышы тантанасыннан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Авыр чыгарылучы һәм традицион булмаган углеводород запаслары: тәҗрибә һәм фаразлар” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Аның пленар утырышының беренче өлешендә шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Төркмәнстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, Россия нефть һәм газ сәнәгатькәрләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Россиянең нефть чыгару сәнәгате өчен потенциаль резерв булып тора. Рөстәм Миңнеханов шул хакта ассызыклап узды. Ул конференциядә катнашучыларны сәламләп, дискуссияләр барышында конференциядә катнашучылар тармактагы проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә яңа алымнарны таба алачагына ышанычын җиткерде.

Президент әйтүенчә, соңгы елларда Татарстан нефть һәм газ химиясе форумында катнашучылар даирәсе шактый киңәйде. Республика башлыгы бүгенге конференциядә Россия Федерациясе, АКШ, Франция, Австралия, Австрия, Румыния, Канада, Бөекбритания, Украина, Колумбия, Алжир, Казакъстаның нефть компанияләре, фәнни берләшмәләреннән 400 ләп делегат катнашуы турында хәбәр итте. “Галимнәр, геологлар, нефтьчеләр арасында барлыкка килгән ышаныч дәрәҗәсе уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ача дип уйлыйм, - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов конференциянең темасы Россия Федерациясенең, шулай ук Татарстанның нефть сәнәгате өчен актуаль булуын билгеләп узды. “Озак дистә еллар дәвамында нефть һәм газ байлыгы илебезнең икътисади һәм энергетик куркынычсызлыгына гарантия бирә”, - дип ассызыклады ул.

Президент сүзләреннән аңлашылганча, илдә нефть чыга торган төп урыннар “кара алтын” чыгару күләмнәренең кимү стадиясен кичерә. Соңгы алты елда ил буенча нефть чыгару үсеше темплары 1 процентка кадәр кимегән, калдык запаслар сыйфаты даими начарлана бара, чөнки актив запаслар чыгару үсеш ала. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, авыр чыгарыла торган запаслар өлеше ил күләмендә 60 процентны тәшкил итә, аларны эшкәртү дәрәҗәсе - 25 процент тирәсе.

Республика башлыгы Татарстан нефтьчеләренең, илнең нефть сәнәгатендә беренчеләрдән булып, авыр чыгарыла торган запасларны чыгару урыннары белән бәйле проблемаларга юлыгуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә республикада авыр чыгарыла торган запаслар 73 процентны тәшкил итә. Президент ассызыклаганча, хәзерге вакытта “Татнефть” компаниясе һәм кече нефть ширкәтләре “кара алтын” чыгаруның 70 еллык тарихына ия территориядә катлаулы геологик шартларда эшли. Шулай да, тармак инновацияләрен кертү нәтиҗәсендә, 1993 нче елда республикада нефть табу күләмнәренең кимүе елына 23,6 млн тонна дәрәҗәсендә туктатылган, бүген исә нефть чыгару күләме елына 33 млн тоннага кадәр җиткерелгән. Шул рәвешле, “кара алтын” чыгару тотрыклыланды.

“Россиянең нефть сәнәгате киләчәге – авыр чыгарыла торган һәм традицион булмаган запаслар. Мондый чыганакларның потенциалы ахыргача ачылмаган”, - дип ассызыклады Президент. Аның фикеренчә, Татарстан нефтьчеләре авыр чыгарыла торган запаслар белән эш буенча уникаль тәҗрибә туплаган, геологиянең сланец токымнарын чыгару мәсьәләләрен өйрәнүгә керешкән. Республикада битумлы нефть чыгару күләме бүгенге көндә тәүлегенә 706 тоннага кадәр җиткерелгән, “Татнефть” һәм кече нефть компанияләре буенча үткәрүчәнлеге түбән карбонат коллекторларыннан нефть чыгару елына 4,5 млн тоннадан артык.

“Безнең тәҗрибә шул хакта сөйли: нефть чыгу урыннарын үзләштерү буенча фәнни дәлилләнгән программа һәм дәүләт тарафыннан стимуллау чаралары булганда, борынгы нефть чыгаручы төбәкләр “кара алтын” табу үсешендә зур потенциалга ия, - дип белдерде Президент. – Безгә башка төбәкләр тәҗрибәсе дә кызыклы. Фәнни һәм производство хезмәттәшлеге үсешендә кызыксынуыбыз зур”. Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан белән багланышларны мисалга китерде.

Республика башлыгы чыгышының азагында конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100