news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Россиянең көче һәм уникальлеге - халыклар дуслыгында

Күпмилләтлелек һәм озак вакытлар дәвам иткән күршеләрчә дустанә мөнәсәбәт – безнең көндәшле өстенлекләр, диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Россиянең көче һәм уникальлеге - халыклар дуслыгында
Рамиль Гали

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Күпмилләтлелек һәм күршеләрчә дустанә мөнәсәбәт – безнең көндәшле өстенлекләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген шул хакта ассызыклады. Бүген ул Казанда Татарстан халыкларының III съездында "Татарстан Республикасының бүгенге этапта этномәдәни үсеше турында" доклады белән чыгыш ясады.

"Россиянең көче һәм уникальлеге халыклар дуслыгында чагылыш таба. Күпмилләтлелек һәм озак вакытлар дәвам иткән күршеләрчә дустанә мөнәсәбәт – безнең көндәшле өстенлекләр. Илне шул рәвешле тәкъдим итү халыкара аренада да мөһим булуына ышанам. Соңгы вакытта этнослар арасында низаглар туганда, конфессияара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр кискенләшкәндә, бу аеруча актуаль", – дип ассызыклады Президент. Ул күпмилләтле илгә төрле куркынычлар янарга мөмкин дигән сүзләр дә ишетергә туры килгәнлеген билгеләп узды. Ул илне дошман күргән кайберәүләрнең дәүләтне зәгыйфьләндерү, Россия җәмгыятен таркату максатыннан этнодини өлкәне сәясәтләштерергә омтылуларын да искәртеп үтте.

Рөстәм Миңнеханов татарларның милли телләр, мәдәниятләр, традицияләрнең уңышлы үсешенә ышандыра алучы көчле Россия яклы булуын ассызыклады.

"Бу мәсьәләләрдә Россия Президенты Владимир Путин ышанычлы гарант булып тора", – диде Президент һәм Илбашының сәясәте халыкларның этномәдәни үсешенә, тынычлык, татулык саклауга йөз тотуына басым ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot